Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чернобыль фаҗигасе кабатланмасын!

26 апрель Халыкара радиацион авария һәм һәлакәт корбаннарын искә алу көне буларак юбилгеләп үтелә.

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче блок реакторы шартлый. Аның нәтиҗәсендә Россия һәм БДБ илләренең 132 өлкәсе радиоактив матдәләр белән зарарлана. Радиоактив тузан җил белән АКШка кадәр барып җитә. Реактор шартлау нәтиҗәсендә 26 кеше үлә, 184 кеше көчле нурланыш ала. Әлеге радиация һәлакәте бөтен дөньяны тетрәндерде. Радиоактив пычрану зонасында 11695 авыл һәм шәһәр була. Нәтиҗәдә БДБ илләренең 13 өлкәсе, 17 ил радиоактив матдәләр белән пычрана. Янгын калдыкларын чистарту һәм сүндерүдә дүрт меңгә якын кеше катнаша. Ликвидациядә районыбыздан 12 кеше катнаша. Кызганыч, бүгенге көндә аларның 6 сы инде арабызда юк.

Бу көн – илебез өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен зур фаҗигане искә алу көне. Һәр елны әлеге аварияне хәл итүдә катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашларыбызга кадер-хөрмәт күрсәтелә, арабыздан киткән чернобыльчеләр хакында истәлекләр яңартыла.

28 апрель көнне Мөслим туган якны өйрәнү музеенда «Мизгел» яшьләр үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев