("Татар-информ", Эльвира Мөхәметдинова). Чаллыда яшәүче тәнкыйтькә тоткач кына "Омега" сәүдә үзәгендә запас ишекләрне ачканнар, дип хәбәр итәләр социаль челтәрдән кулланучылар.
Чаллыда яшәүче кичә социаль челтәргә үзенең тикшерү нәтиҗәсен куйган. Ул "Омега" сәүдә үзәгендә запас ишекләрнең ачкыч белән бикләнгән булуын, ә бер чыгу урынының принтер белән чикләнгән булуын күрсәткән. Бу тәнкыйть шунда ук шәһәр хакимиятенә кадәр барып җиткән.
Автошәһәр башлыгы Наил Мәһдиев кичә кич сәүдә үзәкләренең янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүләрен тикшергән. "Омега" сәүдә үзәгенең запас ишекләре ачык булган, ә принтер элеккечә чыгу юлын чикләп торган.
Чаллы шәһәре башлыгы кисәтүеннән соң сәүдә үзәге администрациясе принтер өчен башка урын тапкан. Аноним кулланучы янә эвакуация ясау урыннарын тикшергән. Аларның ачык булуы турында да видео да төшергән.
Нет комментариев