Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Чаңгы юлы-2018"гә мөслимлеләр дә кушылды

Бүген Мөслимдә "Чаңгы юлы-2018" ярышлары үтте. Дистә ел дәвамында үткәрелүче әлеге чара елдан-ел киңәя һәм активлаша бара.

Районыбызда бүген чаңгы спорты төре белән генә түгел, ә спортның күп төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр күп. Бу көнне яше-карты чаңгыга баса, гомуми стартка җыела. Быелгы чаңгы юлында 80 нән артык оешма-предприятие, ике меңнән артык кеше катнашты. Дистанциянең озынлыгы 2018 метр тәшкил итте. Ярышлар "Кояшлы Ык" ял зонасында үтте.

"Чаңгы юлы-2018" ярышларын ачып, район башлыгы Рамил Муллин чаңгычыларны сәламләде һәм ярышларга старт бирелде. Ярыш нәтиҗәләре буенча 8 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. "Мистер чаңгы" титулы район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Наил Бәдретдиновка бирелде. "Мисс чаңгы" исеменә Ландыш Сәләхова лаек булды. "Җиңүгә омтылыш" номинациясе җиңүчесе дип чаңгы үзәге директоры Руслан Кузьмин билгеләнде. "Иң актив оешма" исеме Мөслим лицее коллективына тапшырылды. "Иң актив җитәкче" титулын район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов алды. "Иң яшь катнашучы" титулы "Ләйсән" балалар бакчасына йөрүче 3 яшьлек Ислам Хәйбрахмановка насыйп булды. "Иң өлкән катнашучы" исеме 73 яшьлек Рафис Хабибуллинга бирелде. "Иң актив гаилә" титулына Морзахановлар гаиләсе лаек булды.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең грамоталары тапшырылды.

Чарада ктанашучылар кайнар ботка һәм чәй белән сыйландылар. Атларда һәм понида йөрүчеләр дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев