Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Чаллының 400 еллыгына багышланган бәйрәмдә Салават һәм Сергей Лазарев чыгыш ясаячак

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов хәбәр итте

Чаллының 400 еллыгына багышланган бәйрәмдә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Россиянең популяр җырчысы Сергей Лазарев һәм Чаллының иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов хәбәр итте.

 

Бәйрәм программасы 21 августта җирле артистлар, Россия һәм Татарстан эстрадасы йолдызлары чыгышларын берләштерәчәк. Бәйрәм «Прибрежный» паркы мәйданында узачак. Төп катнашучыларның берсе итеп Салават Фәтхетдинов билгеләнгән. Шулай ук Чаллы халкы һәм шәһәр кунаклары алдында Сергей Лазарев чыгыш ясаячак.

Бәйрәм программасы «Авторадио - Чаллы»дан зур дискотека белән дәвам итәчәк. Кунаклар өчен Санкт-Петербургтан DJ Цветкофф музыкаль сетлар әзерләячәк.

Бәйрәм азагында салют булачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев