Бәйрәм белән!
25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан район башлыгы Рамил Муллин тәбрикләүләрен җиткерде.
Котлауда мондый юллар бар: “Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Дөньяга яктылык, матурлык бүләк итүдән тыш, мәдәният хезмәткәрләренең бурычы – халыкны сәнгатькә тарту, рухи яктан баету, киләчәк буынны тәрбияләү, мәдәниятне саклап калу. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә иҗади югарылыкка омтылып яшәргә язсын!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев