Быел Татарстанда 66 меңнән артык чыгарылыш укучысы дәүләт имтиханнары тапшырачак
Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында йомгаклау аттестациясенә багышланган матбугат очрашуында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова сөйләде
Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында йомгаклау аттестациясенә багышланган матбугат очрашуында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова сөйләде.
Аның сүзләренчә, быел чыгарылыш укучылары саны, 2025 елга караганда, 4,2 меңгә артык.
«Быел 18 меңнән артык укучы XI сыйныфтан соң Бердәм дәүләт имтиханын тапшырачак, 48,6 меңнән артык бала IX сыйныфтан соң Төп дәүләт имтиханын бирәчәк. Моннан алдагы ел белән чагыштырганда, IX сыйныфны тәмамлаучылар - 3 меңгә, XI сыйныфны тәмамлаучылар 1,2 меңгә артыграк», - дип белдерде Минзәлия Закирова.
Белем дәрәҗәләрен тикшерергә ниятләгән укучылар саны арткач, имтихан тапшыру пунктлары да күбәя. БДИ уздыру урыны өчен – 86, Төп дәүләт имтиханын үткәрү өчен 76 пункт ачылыр дип көтелә.
Чыганак, фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев