Буыннарны ничек сакларга?
Ревматизм авыруының йөздән артык төре билгеле. Безгә күп пациентлар остеоартроз, бигрәк тә гонартроз (тез буыннары артрозы) өченче, дүртенче стадиягә җиткәч кенә килә. Ә чирне башлангыч чорында дәвалау кирәк
ОСТЕОАРТРОЗ
Буын кимерчәгенең һәм аны каплап торучы юка сөяк катламының ашалуы остеоартроз дип атала. Ул күбрәк тез һәм бот буыннарын зарарлый. Остеоартроз буын сөяге, кимерчәк, бәйләвеч, сеңер, мускуллардагы үзгәрешләр, буын мае кибү, ян-яктан сөякләрнең үсеп китүе (кылчыклар хасил булу), буынның ялкынсынуы, анда су җыелу, шешү һ. б. нәтиҗәсендә барлыкка килә. Зарарланган буын кул белән тотып караганда кайнар була, хәрәкәтләнгәндә авырта. Буынның кимерчәгенә килгән авырлык белән кимерчәкнең мөмкинлеге тәңгәл килмәгәндә, ул чатнарга, имгәнергә мөмкин.
Әлеге авыру күбрәк илле яшьтән узган кешеләрдә күзәтелә, чөнки олыгайган саен организмдагы күзәнәкләр дә “картая”. Кимерчәкнең ашалу процессы күзәнәкләрнең яңаруына караганда тизрәк бара. Остеоартрозның күбрәк хатын-кызларда күзәтелүе климакс чорында җенси гормоннарның кимүе белән аңлатыла. Остеоартроз нәселдән килергә дә мөмкин.
КОКСАРТРОЗ
Бу авыру әкрен генә, “качып” кына килә. Буын зарарланганда, башта ул кыска вакыт эчендә сызлап, авыртып ала. Кеше аңа игътибар бирмәскә дә мөмкин. Авырту көч килгәндә, бер халәттә озак торганда арта. Утыргач, бераз ял иткәч, ул уза, һәм кеше шуның белән алдана. Тора-бара авырту ял иткәч тә узмый, буыннар төнлә дә сызлый башлый.
Кайчак, озаграк утырып торгач, кузгалып киткәндә буыннарда авырту сизелә. Авырту юллар аша чыкканда, туры җирдән барганда кисәк кенә дә булырга мөмкин. Монысы бигрәк куркыныч, чөнки андый чакта кимерчәк, кителеп, буынның эченә керә, берәр җирдә чөй кебек кысылып кала һәм кеше атлый алмас була. Кимерчәкне күп очракта операция юлы белән алырга туры килә.
Остеоартроз чиренең тагын бер билгесе: иртәнгә буыннар кату. Буыннарның майланмаган тәгәрмәч кебек шыгырдавы да остеоартрозга ишарәли. Авыру азган саен, буынның формасы үзгәрә, ул урыныннан күчә, бер якка авыша, зурая. Спорт белән шөгыльләнүчеләрдә, имгәнүләрдән соң, еш кына икенчел артроз күзәтелә. Кеше юл һәлакәтенә очрап, берәр җире сынса да, икенчел артроз башлану ихтималы бар. Чөнки буын ялганганда барыбер ниндидер үзгәреш була.
Остеоартрозны дәвалауны мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк һәм ул комплекслы булырга тиеш. Дәвалау дарулар ярдәмендә, физиотерапия һәм хирургия ысуллары белән алып барыла. Башлангыч стадияләрдә авыртудан дарулар ярдәмендә дә котылырга мөмкин. Иң беренче чиратта гормональ булмаган, ялкынсынуларга каршы көрәшә торган препарат билгеләнә. Төп басым кимерчәкнең туклануын яхшыртуга һәм аның ашалуын булдырмый калуга юнәлдерелгән хондропротекторларга ясала. Авыру азганда нинди генә дару эчсәң дә, файдасыз. Андый вакытта кимерчәкне алыштыру яхшырак. Хәзер мондый операцияне өлкән яшьтәге кешеләргә дә билгелиләр.
БУЫННАРНЫ
НИЧЕК САКЛАРГА?
Аяк өсте озак тору, аякларның берсен икенчесе өстенә куеп утыру зыянлы. Хәзер кайбер компанияләрдә зур шарларга утырырга рөхсәт итәләр. Өйдә дә шундый шарга утырып ашарга, эшләргә мөмкин. Бөгелеп эшләү зарарлы. Биек үкчәле аяк киеменнән баш тарту, биек аркалы утыргычка утыру мөһим. Кайберәүләр, буыннарны язабыз дип, баскычтан җәяү менә, төшә. Бу шулай ук зыянлы. Утырып эшләгәндә аякларны селкетеп алу яки пластик шешәгә су тутырып, шуны тәгәрәтү файдалы. Остеоартроз диагнозы куелганда, махсус җайланма ортезлар кулланырга, өченче таяну ноктасы булдырырга кирәк. Әйтик, уң як буын авыртса, сул кул белән таякка таяну шарт. Болай эшләү буыннарга көч килүне киметә.
Остеоартроз белән авырганда, чама хисен онытмыйча, спорт белән шөгыльләнергә, йөзәргә мөмкин. Туклануга игътибар итәргә, артык гәүдә авырлыгын киметергә кирәк. Чөнки артык һәр килограмм тез буынына булган көчне – алты, оча-бот сөягенә дүрт мәртәбә арттыра.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев