Бүген ТР Хөкүмәте йортында журналистлар өчен брифинг узды
ТР Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев “ТР санитар-эпидемиологик хәлнең торышы” белән таныштырды
Анда “ТР санитар-эпидемиологик вәзгыять һәм җәйге чорда куркынычсызлык чараларын үтәү” хакында сөйләштеләр. ТР Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев “ТР санитар-эпидемиологик хәлнең торышы” белән таныштырды.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Прокофьева су коену сезонының куркынычсызлыгы хакында сөйләде, республикадагы вәзгыять белән таныштырды.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кеше иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова су объектларындагы күңелсез хәлләр белән таныштырды, аларның сәбәпләренә тукталды. Республикада бүгенге көндә бары тик 55 су коену урынында гына су коенырга рөхсәт ителә.
Брифинг ахырында чыгыш ясаучы спикерлар журналистларның сорауларына җаваплар бирделәр.
Фәридә Гайнетдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев