Бүген Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Яңалыклар

Бүген Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Чара VII чакырылыш парламентының 14 нче утырышы кысаларында узачак

 

Бүген Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Чара VII чакырылыш парламентының 14 нче утырышы кысаларында узачак.

Утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак һәм иртәнге сәгать 10 да башлана. Радио һәм телевидениедән Миңнеханов чыгышын турыдан-туры трансляцияләү оештырылачак.

Чарага Татарстан хакимиятенең барлык тармаклары җитәкчеләре һәм федераль хакимият органнары вәкилләре, шулай ук сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, иҗади интеллигенция, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр, республиканың барлык муниципалитетлары вәкилләре чакырылган. Барлыгы 670 кеше чакырылган

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bugen-rostam-minnexanov-tr-daulat-sovetyna-ellyk-yullama-belan-moraagat-itacak-5912695

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев