Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу җәйдә балаларны кайда ял иттерергә? (Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Илмир Яббаров белән әңгәмә)

Мәктәпләрдә уку елының соңгы чиреге башланды. Озакламый соңгы кыңгырау чыңы яңгырар. Чыгарылыш класс укучылары дәүләт имтиханнарын бирергә, ә калган укучылар җәйге ялларга таралыр. Бу җәйдә балаларның ялын оештыру буенча нинди яңалыклар көтелә, алар өчен лагерьлар эшләячәкме? Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Ильмир Яббаров белән әңгәмә шул сорауларга ачыклык кертер.

- Ильмир Назыйфович, балаларның ялын оештыру буенча нинди яңалыклар көтелә һәм нинди чаралар планлаштырыла?

- Район җитәкчелеге балаларга белем һәм тәрбия бирү, аларның ялын файдалы оештыру, сәламәтлеген ныгыту өчен бар мөмкинлекләрне дә тудыра. Балаларның ял һәм сәламәтләндерү кампаниясен оештыру буенча район Башкарма комитеты карары кабул ителү дә - шуның ачык мисалы. Әлеге карар нигезендә быел район территориясендә өч төрле типтагы лагерьлар оештырылачак. Беренчесе - тип мәктәп яны, икенчесе - ял һәм хезмәт лагерьлары. 1 июньнән башлап, 21 июньгә кадәр укучыларыбыз гимназия, лицей, Габдулла Тукай исемендәге урта мәктәп, Күбәк, Михайловка, Тат. Бүләр, Әмәкәй, Тойгелде, Мари Бүләр, Яңа Усы мәктәпләрендә оештырылучы лагерьларда ял итә ала. Әлеге лагерьлар 234 балага исәпләнгән.

- Нарат Асты авылындагы "Урман иле" лагере эшчәнлегенә аерым тукталсагыз иде. Анда нинди үзгәрешләр көтелә?

- Стационар лагерь тибына керүче "Урман иле" ндә ремонт эшләре быел да дәвам итәчәк. Медицина корпусына ремонт ясалачак, корпусларда уңайлыклар тудыру буенча да эшләр башкарылачак, бүлмәләрне эстетик зәвык белән бизәү дә планлаштырыла. "Урман иле" лагере үз ишекләрен 5 июньдә ачачак һәм 24 июльгә кадәр эшләячәк. Өч сменада 220 бала ял итәр, дип ниятлибез, бу сан узган елга карый 50 гә күбрәк. Балаларның ялын оештыру максатында һәр сменаның аерым программасы төзелде. Беренче смена 21 көнлек булып, анда сәләтле балалар ял итәчәк. 18 көнгә исәпләнгән икенче смена - спорт, бер атна дәвам итәчәк өченче смена сәнгать юнәлешендә булачак. Лагерьда үтәчәк төрле очрашулар, кызыклы кичәләр, берсеннән-берсе мавыктыргыч бәйгеләр дә балалар өчен кирәкле һәм файдалы булыр, дип уйлыйбыз.

- Ильмир Назыйфович, лагерьларда ял итү түләүле нигездә булчакмы?

- Лагерьларга юллама бәясе - сменаларга бәйле рәвештә, 700 сумнан башлап, 2200 сумга кадәр. Һәм, әлбәттә инде, аларда Мөслим районы мәктәпләрендә укучы балалар ял итә алачак. Лагерьга бару өчен медицина тикшерүе узу турындагы белешмә белән, берничә кирәкле документ тапшырырга кирәк. Бүген инде ул кәгазьләр хакында озаклап сөйләп тормабыз, әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сораулар белән мәктәптән тыш эшләр үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Бинабыз Шашин урамындагы 2 йортта урнашкан. Баланы лагерьга урнаштыру өчен беренче чиратта әти-әнинең гаризасы булу шарт һәм гаризаларны бүгеннән үк бирергә мөмкин.

- Ә персонал ничек тупланачак? Гомумән, лагерьларда хезмәткәрләр белән тәэмин ителеш ни хәлдә?

- Әлбәттә, дистә еллар дәвамында лагерьларда эшләүче өлкән буын мөгаллимнәребез белән бергә яшь кадрларыбыз да бар. Ләкин, эшләргә теләк белдереп килгәннәр өчен дә ишекләребез һәрвакыт ачык. Бигрәк тә студентларга, әйдаман яки лидерларга үзләрен балалар белән эшләүдә сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек. Алар да бүгеннән үк мәктәп тыш эшләр үзәгенә мөрәҗәгать итсеннән иде. Шулай ук пешекчеләрне дә көтеп калабыз. Лагерьда эшләп, саф һавада, экологик чиста урында ял итү белән бергә үзегезнең финанс мөмкинлегегезне дә арттыра аласыз. Хезмәт хаклары - башкарган вазыйфага бәйле рәвештә 18 мең сумнан 30 мең сумга кадәр.

Кыскасы, быел да балаларыбызның ялын нәтиҗәле һәм файдалы итеп үткәрү өчен бүгеннән үк әзерлек эшләре бара. Лагерьлар балалар өчен вакыт үткәрү урыны гына түгел, ә шәхес буларак формалашу өчен кирәкле сыйфатларны тәрбияләүче ял урыны да булсын иде.

Әңгәмәдәш - Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев