Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана

1 июль,  1400 тоннапечәнебез бар

Удар көннәр төгәлләнсә дә, басуларда һәм урман буйларында авыл эшчәннәренең хезмәт тавышлары иртәдән кичкә кадәр яңгырап тора. Сенаж салучыларның уңганлыгы сокландыра. Ә.Дәүләтов һәм М.Сәйфуллин КСК-100 комбайны белән күпьеллык үлән чабуда. Н.Мөҗипов һәм Ө.Гайсин яшел массаны ташуда терлекләрдән кышын мул продукция алу өчен бүген үзләреннән зур тырышлык таләп ителүен аңлап эшлиләр. Смена заданиеләрен арттырып үтиләр. Я.Ситдыйков исә массаны тигезли, таптатып тора. Азык туплау барышы, технологик таләпләр үтәлеше ныклы контрольдә.

Ф.Зыятдинов,

“Трудовик” тәҗирибә-җитештерү хуҗалыгы профсоюз комитеты председателе.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев