Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Район табигатьне саклау җәмгыяте (председателе П.Иванов) 4 меңгә якын кешене берләштерә, аның 48 башлангыч оешмасы бар. Метрәй һәм Усы сигезьеллык мәктәпләре каршында оештырылган урман хуҗалыклары членнарының эше мактауга лаек. Ләкин районда табигатьне саклау эше әле канәгатьләнерлек түгел. Берничә ел элек Түреш авылы буенда күкрәп үскән имәнлек Куйбышев исемендәге колхоз һәм 13 номерлы механикалаштырылган күчмә колонна җитәкчеләре гаебе белән тулысынча төпләп юк ителде.

Табигатьне яратыйк  һәм саклыйк!

Ярышка, яшь фотосөючеләр!
Бөтенсоюз пионер оешмасының район советы һәм “Авыл утлары” газетасы редакциясе район халык мәгариф бүлеге белән берлектә иң яхшы “Зоркий-Дружба-50” фоторәсеменә конкурс үткәрә. Анда 9дан 16 яшькә кадәрге фотосөючеләр, мәктәпләрнең, пионерлар йортының яшь фотографлары катнаша ала. 
ВЛКСМның район комитеты. 

Сәнгатькә гашыйклар
Үткән уку елында барлык мәктәпләрдә дә үзешчән сәнгать көчләренә смотр үтте. Башта укытучылар үзләре эшләгән һәм күрше авылларда чыгыш ясады. Аннан соң зоналарда үзләренең талантларын күрсәттеләр. Ә соңыннан район үзәгендә йомгаклау концерты үтте. Шуган, Михайловка, Үрәзмәт, Түбән Табын, Ташлыяр, Баек, Октябрь, Әмәкәй, Усы, Сал.Мухан, Сикия, Симәк, Мәлләтамак мәктәпләре коллективларының чыгышларын һәркайда яратып кабул иттеләр. 
Ә.Гәрәев, мәгариф, югары мәктәп һәм фәнни учреждениләр работниклары профсоюзының район комитеты председателе.  

Яңа уңышларга
Раймаг работниклары икенче зур җиңү яулаулары турында да хәбәр иттеләр: йомырка хәзерләүнең еллык планы 128 процентка үтәлде. Т.Мәхмүтова, Х.Гарипова, Х.Закирова, С.Насыйрова, М.Мусаханов райпотребсоюз идарәсе игълан иткән махсус конкурсның призерлары булды һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Кооперация членнарын тарту планы – 110 процентка, пай җыю планы 102 процентка үтәлде.
И.Яхин, район универмагы директоры.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев