Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1980 ел

Син уракка әзерме? 
...Тиздән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю башланачак. Эш фронты бик киң – бөртекле-кузаклы культуралар гына да 60100 гектар мәйдан били. Уракта барлыгы 299 комбайн эшләячәк. Димәк, бер агрегатка уртача 210 гектар мәйдан туры килә... Кыскасы, нормаль шартларда, һәр агрегатның смена нормасы 100 процентка үтәлгәндә (узган еллар тәҗрибәсеннән күренгәнчә, бик күп механизаторлар аны шактый арттыра) игеннәрне урып-җыюны 15-20 көндә төгәлләргә тулы мөмкинлек бар. 
Матурлана туган төбәгем 
Җирле Советларга сайлаулар вакытында Ташлыяр сайлау округы депутаты Зиннур Камаловка хезмәт ветераны Бәгединур Шәрифуллинаның өй түбәсен ябуда ярдәм итү турында да наказ бирелгән иде. Ул үтәлде. Татарстанның юбилей бәйрәменә бүләк итеп, Тойгелде авыл Советы башкарма комитеты карчыкка түләүсез шифер кайтартты. Механизаторлар Нәсим Абдуллин, Миңнеәхмәт Мифтахов, Әбүзәр Монасыйпов һәм совхоз эшчеләре Зыятдин Вильданов, Гамбәр Фәтхуллин, өмә ясап, өй түбәсен ябып та куйдылар. Түбәдәге салам төшерелеп, шифер белән япкач, урамнар тагы да ямьләнде. Шул рәвешле соңгы салам түбә чүплеккә түгелде. 
Моннан 60 ел элек авылда 3 мәчет һәм байлар, муллаларның гына өй түбәләре калай белән ябылган иде... 
Мәхмүт Фәтхуллин. 
Күңелләрдә сакланыр 
Ун ел буе белем һәм тәрбия алган мәктәбендә яшь буынның соңгы көне. Көчле алкышлар астында 42 егет һәм кызга урта белем турында аттестат тапшырыла... Мәктәп тормышы өчен янып-көеп, укуда да өлгер булган М. Нәгыймов, Р. Суфиев, Н. Хафизов, С. Сәхбетдинова, Р. Мостафина, Ә. Хәкимова кичәдә катнашучы әти-әниләре, хезмәт ветераннары, колхоз җитәкчеләренең игътибарын үзләренә алалар. Аларның кулларында – мактау кәгазьләре. Шулай ук 10 укучы өченче класслы тракторчы-машинист таныклыгы ала... 
Соңыннан концерт булды. Җыр һәм музыка таңга кадәр дәвам итте... 
Т. Шәехов, 
Тат. Бүләр урта мәктәбе. 
Җаваплылык тоеп эшлик 
Фермабызда 16 савымчы эшли... Быел 11400 центнер сөт җитештереп, дәүләткә 9000 центнерын сатарга вәгъдә бирдек... 
Мин 30 ел гомеремне шушы эшкә багышладым. Пенсия яшенә җитсәм дә, яраткан эшемнән һич тә китәсем килми. Хәзер көнгә һәр сыердан 10 килограмм сөт савып алам... 

М. Фәткаева, Сал. Мухан сөтчелек фермасы савымчысы. 

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев