Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Мәктәп реформасы таләпләре яктылыгында кадрларны авылда беркетеп калдыру, укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү һәм укыту мәсьәләләрен комплекслы хәл итү буенча республика районнары халык мәгарифе бүлеге мөдирләре 7 июнь көнне Яңа Усы сигезьеллык мәктәбендә булдылар.

ХХII партсъезд исемендәге колхоз председателе Х. Мирзаянов хуҗалык белән мәктәп арасындагы элемтәгә тукталды, колхозда калган яшьләрнең тормыш-көнкүреше белән таныштырды. Кунаклар класс-кабинетларда булдылар, теплицаны, кролик фермасын карадылар. Аннары семинарда катнашучылар ПМК-13тә төзүчеләр хәзерләү өчен җиһазланган кабинетларны карадылар, Куйбышев исемендәге колхозның Күбәк товарлыклы-сөтчелек фермасында булдылар. Биредә алар терлекчелек нигезләре кабинеты белән таныштылар.

Йон алыр чак
Сарыкчылык тармагында җаваплы чор – йон алыр чак җитте. Без бу кампаниягә ныклы әзерлек белән киләбез. Бигрәк тә йонның сыйфатына игътибар зур. Моның өчен сарыкларны абзарларда асрау чорында һәм көтүлекләрдә йөргәндә тиренең чүпләнүенә һәм бетми торган буяулар, мазут белән пычрануына юл куймыйбыз. Йонны алырга керешкәнче сарык караучылар һәм көтүчеләр терлекләрнең тизәкле урыннарын кыркып, сыйфатлап чыга. Гадәттә, йон алуны июньнең икенче ункөнлегендә башлыйбыз. Бу вакытта йон өлгереп җитә, яхшы куба.
З. Солтанов,
“Урожай” колхозының баш зоотехнигы.

13 июнь
Үрнәк күрсәтәләр
Сыер асраган һәр хуҗалык быел дәүләткә кимендә 500 килограмм сөт сатарга булган иде. Шуганлылар вәгъдәдә нык торалар.  Авыл хезмәтчәннәренең күпчелеге договорда күрсәтелгән чикне узды. Мәсәлән, пенсионер Вәҗихә Сәлахова узган биш айда 1814 килограмм сөт тапшырып, авылдашларына чын гражданлык үрнәге күрсәтте. Гомуми тырышлык белән биш айда совхоз буенча 371 центнер яхшы сыйфатлы продукция җыелды. Бу – һәр сыерга уртача 371 килограмм дигән сүз.
Р. Мөхәммәтъярова,
“Шуган” совхозы баш экономисты.
Сәхифәне Мөнирә
Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев