Бу атнадан чәчтарашлар эшли башлады
Яңалыклар

Бу атнадан чәчтарашлар эшли башлады

Чәчтарашханәгә бару өчен цифрлы пропускта 11нче максатны (чәчтарашханәгә бару) сайларга кирәк.

Чәчтарашханәдә махсус санитар норма таләпләренең үтәлүе шарт. Битлек-перчаткалар киюдән тыш, чәчтарашлар клиентларына кулларын дезинфекцияләргә антисептиклар тәкъдим итәргә тиеш. Бинаны көненә берничә тапкыр дезинфекция чараларын кулланып юу, клиентлардан соң җилләтү кирәк.

Җәмәгать транспортында йөргәндә һәм кибетләргә чыкканда битлек кию дә мәҗбүри итеп куелды.

Фото – Pixabay.com


Нет комментариев