Бәрәңге чәчәкләрен өзәргәме, сабагын чабарга кирәкме?
Бакчачылар арасында бәрәңге чәчәген өзү турында бәхәс күптәннән бара. Берәүләр фикеренчә, чәчәкләре өзелгән бәрәңгедә онча, аксым һәм С витамины күп була.
Икенчеләре чәчәкләрне түгел, ә җимшәннәрне өзәргә тәкъдим итә. Янәсе, өзелгән җимшәннәр урынына икенчеләре үсеп чы-гачак һәм бәрәңге тулысынча өлгерү урынына көзгә кадәр чәчәк атып утырачак. Өченчеләре исә ачылырга ирек бирмичә, бөреләрне өзеп алу ягында. Зур мәйданда боларны эшләү кыенрак, әлбәттә, ә менә кечкенә бакчада тәҗрибә үткәреп карарга мөмкин.
Бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче галимнәр төрле тәҗрибәләр үткәргәннәр һәм чәчәкләрне, бөреләрне өзү һәр бәрәңге төренә төрлечә тәэсир итүен ачыклаганнар: уртача иртә өлгерүче төрләрнең уңышы арт-кан, уртача өлгерүче төрләргә тәэсир әзрәк булган, ә иртә өлгерүче төрләр, гомумән, бернинди нәтиҗә дә бирмәгән.
Танылган «Сантэ» төренең чәчәкләрен өзеп алгач, уңыш 20-22 процентка арткан. Ә менә галимнәрнең барысы да бертавыштан бәрәңге алырга ике атна кала сабагын чабарга тәкъдим итәләр. Ул, беренче чиратта, гөмбә авыруының зарарланган сабактан бәрәңгегә үтеп керүен булдырмый кала. Икенчедән, бәрәңге сабагын чабу үсешне туктатып, кабыгы калынаю өчен кирәк. Мондый бәрәңге яхшырак саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев