Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Борынгы һәм мактаулы һөнәр

Төзүче – күп гасырлар элек барлыкка килгән һөнәр

Еллар үтү белән үзгәргән һөнәр

Еллар үткән саен, төзү алымнары да, төзелеш материаллары да үзгәрде, әмма төзүчеләр хезмәте һәрвакыт кирәкле һәм җәмгыятьнең тоткасы булып саналган һөнәр булып кала бирә. Район территориясендә күп кенә төзү һәм төзекләндерү эшләре белән “Таткоммунжилсервис” җәмгыяте шөгыльләнә. Район үзәгендә төзелгән һәм төзекләндерелгән парк-скверлар, спорт һәм ял мәйданчыклары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, мәдәният йортлары – күбесе әлеге җәмгыять осталарының хезмәте белән сафка басты, яңарды һәм яңартылды.

Төзелеш эшләре белән танышырга барган һәр мәйданчыкта җәмгыятьнең прорабы Радик Галиев белән очрашырга туры килә. Аз сүзле, һәрвакыт төгәл җаваплар бирүче, эшләре хакында тәфсилләп сөйләүче Радик әфәндедән ни өчен нәкъ менә төзүче һөнәрен сайлавы хакында сорадым. Ул үзе хакында түбәндәгеләрне сөйләде: “Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, мин институтта белем алдым һәм укытучы һөнәрен сайладым. Яшь вакыт бит, ул вакытта, бәлки, төзелеш эшенең нинди кызыклы һәм мавыктыргыч һөнәр икәнен аңламаганмындыр. Әллә инде ул чорда төзелеш эшләре белән таныш булмаганмынмы... Әмма дистә елга якын сайлаган һөнәрем буенча хезмәт куйгач, мин укытучылыктан китәргә уйладым.”

Оста җитәкчедән тормыш мәктәбе

Нәкъ менә шул вакытта миңа Равил Гомәров җитәкчелегендәге төзелеш оешмасына килергә насыйп булды. Әлеге оешма Мөслимдә панельле йортлар төзү белән шөгыльләнә иде һәм мин шушы оешмада беренче тапкыр төзү эшләренең нечкәлекләренә өйрәндем. Шундый оста җитәкче белән эшләү миңа бик яхшы тормыш мәктәбе булды. Мин биредә бүгенге хезмәтемнең нечкәлекләренә дә, кешеләр белән эшләргә дә, аралашырга да, төзелеш материалларын танырга да өйрәндем”, – дип искә алды ул төзелеш тармагына килгән көннәрен. “Таткоммунжилсервис” җәмгыятендә Радик Галиев дистә елга якын хезмәт куя. “Минем биредә эшли башлаган вакытым җәмгыятьнең Колхоз урамында озакка сузылган күпфатирлы йортны төзи башлау чорына туры килде. Ул йортны без салкын кыш аенда эшләп бетереп, яңа ел алды көннәрендә йорт хуҗаларына ачкычларын тапшырдык.

Һәр объект – күңел шатлыгы

Шуңа күрә дә әлеге күпфатирлы йорт яныннан узганда мин һәрвакыт җәмгыятькә эшкә килгән вакытларымны искә алам. Төзүчеләрнең кызу кояш астында да, яңгырлы-карлы көннәрдә дә үз хезмәтләренә фидакарьләрчә бирелгән кешеләр булуына сокланып хезмәт итәм. Төзүче хезмәте – кызыклы да, шул ук вакытта бик җаваплы да хезмәт. Төзекләндереләчәк бинаны башта сүтеп диярлек бетерәсең, аннан соң аны яңа материаллар белән, яңача корасың. Һәр көнне башкарылган хезмәт нәтиҗәсендә төзекләндерелүче объект синең күз алдында өр-яңа заманча хезмәт күрсәтүче яисә яңа мөмкинлекләр булдырылган фатирга әверелә.

Баштагы сайлаган һөнәрем укытучы булса да, төзелеш өлкәсендә хезмәт куюым белән ихластан горурланам. Әйткәнемчә, өр-яңадан калкып чыккан һәм заманча итеп төзекләндерелгән һәр бинаны күргәч, анда башкарылган эшләрдә синең дә хезмәтең булу күңелгә үзе бер зур шатлык бүләк итә. Шуңа күрә дә укытучылык эшеннән китүемә бер дә үкенмим, киресенчә, бу һөнәрне өйрәнүемә шат кына”, – ди ул, елмаеп.

Республика күләмендә ышаныч

“Таткоммунжилсервис” җәмгыяте Мөслимдә генә түгел, ә республиканың төрле шәһәр һәм районнарында да төзү һәм төзекләндерү эшләре алып бара. Казан, Сарман, Җәлил, Арча, Нурлат, Алабуга һ.б. дистәләгән шәһәр һәм районнарда бүген дә оешма егетләре төзү һәм төзекләндерү белән мәшгуль. Үз эшләрен сыйфатлы һәм югары дәрәҗәдә башкарганнары өчен аларга республика күләмендә ышаныч зур. “Мин эшли башлаган чор белән бүгенге көн арасында аерма шулхәтле зур: бүген төзелеш эшләре өчен нинди генә җиһаз-кораллар, техника һәм материаллар юк! Шуңа күрә дә эшебезне сыйфатлы, зәвыклы һәм заманча итеп башкаруны максат итеп куябыз.

Җәмгыятьтә эшләүче һәр кеше үзенең хезмәтен яхшы белә һәм җиренә җиткереп башкара. Бик тиздән Мөслим үзәгендә төзекләндерелгән янгын хезмәте бүлеген һәм Мөслим урта мәктәбенең өр-яңадан сафка баскан актлар залын да кулланылышка тапшырачакбыз. Әллә никадәр вак кына эшләрдән башланып китеп, шушындый зур эшкә кадәр җиткерелгән хезмәтебез мөслимлеләргә озак еллар хезмәт итәчәк”, – ди Радик Галиев.

Төзүче хезмәте – мәңгелек байлык

Халкыбызның кызыклы шундый бер әйтеме бар: “Йорт салуның ние бар – чутлыйсы да мүклисе”. Әмма бу сүзләр артында күпме кешенең тынгысыз һәм тырыш хезмәте ятканын төзүчеләр үзләре генә аңлый торгандыр. Шуңа күрә дә әлеге тармак хезмәт ияләренә ихтирам һәм хөрмәт һәрвакыт зур. Төземәгән кешенең киләчәге юк. Чыннан да, әле үз йортыңда да яңартып, карап тормасаң – хәзер тарала, туза башлый. Шуңа күрә дә гасырлардан-гасырларга күчеп килгән төзүчелек эше беркайчан да тукталмый һәм кирәклеген югалтмый. Ул һәрвакыт үсә һәм камилләшә генә бара.

Фәридә Гайнетдинова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев