ӘБҮНӘ – 2019
Яңалыклар

ӘБҮНӘ – 2019

Газетаны 1972 елдан бирле алдырабыз.

Фәтхия шәйдуллина, Ташлыяр: – Гомер буе укытучы булып эшләдем. Яшьтән үк газета-журналлар укып үскәч, район газетасына язылмасаң, нидер җитмәгән кебек. Газетаны 1972 елдан бирле алдырабыз. Балалар, оныклар белән бергәләп укыйбыз. “Авыл утлары” аша район яңалыклары, үзгәрешләр белән танышып барабыз. Типография буявы исе аңкып торган яңа санны кунак көткәндәй көтеп алам. Күбрәк тәрбия темасына багышланган язмаларга игътибар итәм. Аннары авыл халкы өчен файдалы киңәшләр басыла башлады. Алар да бик кирәк. Һич уйламаганда бүләк тә оттым әле. 

Римма Афзалова фотосы.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев