Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүләкләр сезне көтә

“Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына язылучылар арасында бүләк уйнату матур гадәткә әйләнде. Бу аңлашыла да: газетага язылып бүләк оту бер атуда ике куянны тотуга тиң.

2020нче елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатырга вәгъдә иткән идек. Бүләк уйнатуда* 2020нче елның икенче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасына язылуларын раслаган 40тан артык квитанция килде.
Баектан Равил Габдрахманов (Сарашлы ур., 19) һәм Иске Карамалыдан Гөлнара Вәлиева (Игенче ур., 36) берәр капчык карабодай оттылар. Бакча арбасына (тачка) Иске Вәрәштән Салават Әхмәтханов (Школьная ур., 10) лаек булды. Роза Вәлиева, Эльвира Мирсалихова, Усаклыктан (Лесная ур., 16) Ирина Шамукаева, Дусайдан Зәнфирә Латыйпова (Центральная ур., 16) “Шах” төзелеш кибетенә сертификатларга ия булдылар. “Мөслим-информ”нан истәлек бүләкләрен (савыт-саба) Баланлыдан Илүсә Исламова, Хәкимҗан Гарифуллин, Илдар Мөхәммәтҗанов (Мусин ур., 5), Нурия Бәхтегәрәева, Мөслимнән Р. Вәлиуллина (Полевая ур., 17) оттылар. Бүләкләрне редакциядән июльгә кадәр килеп алуыгызны сорыйбыз. Безнең адрес: Пушкин ур., 43 йорт (Пенсия фонды бинасы, икенче кат).
“ТАТМЕДИА” АҖ дә үз газета-журналларына язылучылар арасында мотоблок, телевизор, планшет һәм башка бүләкләр уйната.** “ТАТМЕДИА” бүләген оту өчен “ТАТМЕДИА” матбугатына: “Авыл утлары”на һәм тагын бер журналга язылырга кирәк. Язылу турында квитанцияләрегезне 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 адресы буенча яки podpiska@tatmedia.ru электрон почтасына юлларга кирәк булачак. Телефон номерыгызны күрсәтергә һәм “Акция” тамгасын куярга онытмагыз.
Газетабызга июнь аенда язылучылар арасында да бүләк уйнату көтелә. Язылу кампаниясе 26 июньгә кадәр дәвам итә.
*Оештыручы – “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Мөслим-информ” филиалы. Үткәрү вакыты: 1.04.2020-17.06.2020.   

Тулырак – www.muslumirc.ru сайтында. 16+
**Тулырак мәгълүматны, акциянең узу вакытын, бүләкләр, аларны алу тәртибен tatmеdia.ru сайтында белә аласыз. Акция 2020 елның 12 маеннан 2020 елның 20 сентябренә кадәр үткәрелә. Гаризалар 2020 елның 20 июленә кадәр кабул ителә. Оештыручы – “ТАТМЕДИА” АҖ .

Реклама. 16+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев