Билбау көрәше осталары
Яңалыклар

Билбау көрәше осталары

11-12 февраль көннәрендә ”Чатыр-Тау Арена” Азнакай универсаль спорт комплексында 2005-2007 елларда туган кызлар һәм яшүсмер  егетләр арасында Татарстан беренчелегенә билбау көрәше узды.

Турнирда Татарстанның 20 районыннан спортчылар катнашты. 57 килограммга кадәр авырлыкта Ралина Камалетдинова (Михайловка) – өченче, 63 килограммга кадәр авырлыкта Алина Солтанова (Михайловка) икенче урынны яулады. Алия Шәйхуллина (Мөслим) – өченче урында. 95 кг югары авырлыкта Самат Солтанов (Мөслим), Ринат Мингәриев (Мөслим) көч сынашты һәм өченче  урынга лаек булды. Тренерлары – Илнар Сәетгалиев, Марат Габидуллин.


Нет комментариев