Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды

Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланды.

1929 елгы хатын-кыз Саба район үзәк хастаханәсенә хастаханәдән тыш ике яклы пневмония белән китерелә. Җитди хроник авырулары була. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

1960 елгы Казан шәһәрендә яшәүче хатын-кыз 16нчы номерлы шәһәр клиник хастаханә базасында яңа коронавирус йогышы белән барлыкка килгән вакытлы йогышлы госпитальгә озатыла. Хроник авыруларның кискенләшүе аркасында хәле катлаулана. Вирус идентификацияләнгән. Үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Татарстанда бүген 28 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.

7 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 21 кеше өйдә дәвалана. Иң күп авыручы 30дан 50 яшькә кадәр кешеләр (12 кеше).

Татарстан буенча: Казанда – 18, Арча районында - 2, Апас, Бәгелмә, Буа, Югары Ослан, Нурлат, Саба, Спас районнарында  берешәр очрак теркәлгән.

Барлыгы 31 августка Татарстанда 6509 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы 5297 кеше дәваланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев