Бүген һәркемгә "рәхмәт" әйтә торган көн
11 гыйнвар - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "Рәхмәт" көне. Үз-үзеңне әдәпле тотарга кирәклеге турында без инде кечкендән үк беләбез. Тормышта гына ул "җылы сүзләрнең" мәгънәсе турында уйланып тормыйбыз.
Ләкин ул сүзләрнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы күренеп тора - кешеләр ул сүзләр аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәннәрен күрсәтәләр һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уяталар. Әйдәгез, бу көнне бер-беребезгә "җылы сүзләр" генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарына җылы өләшик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев