Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген - Халыкара акушерлар көне

Бүген үз һөнәри бәйрәмнәрен безнең күбебезне кайгыртучан куллары белән дөньяга китерергә ярдәм иткән кешеләр билгеләп үтәләр.

Инде егерме елдан артык рәттән 5нче май Халыкара акушерлар көне булып санала. Бәйрәм идеясын 1987нче елда Нидерландыда конференциядә Халыкара акушерлар ассоциациясе тәкъдим итте. Рәсми бәйрәм статусын бу көн 1992нче елда гына алды. Бүген ул илледән артык илдә, шул исәптән Россиядә дә билгеләнеп үтелә.
Районыбызда әлеге эшкә катнашы булган һәрбер табиб һәм шәфкать туташына ныклы сәламәтлек, озын гомер, эшендә тагын да зур уңышлар теләп калабыз. Әйләнә-тирәдәгеләрегез һәм якын кешеләрегез сезне һәрвакыт шатландырып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев