ТӘМЛЕТАМАК: катлама рецепты
Халыкта электән килгән, артык күп ингредиент таләп итми һәм тиз әзерләнә торган гади аш-су рецептлары әниләрдән кызларына күчеп тора. Елгабаш авылында яшәүче Равия Мулламөхәммәтова әнә бүген дә шундый ризыкларның берсе булган катламаны бик яратып пешерә икән. Аның рецептын газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.