Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Гаилә альбомын караганда

​​​​​​​Бабаемның әтисе Смелов Абрам Леонтьевич 1912 елда Яңа Усы авылында туган, шунда башлангыч белем алган. Сугышка кадәр Ленинградта төзүче булып эшләгән.

1941 елның июлендә Абрам бабаемны армиягә алалар һәм ул, Галина әбием белән яшь баласын калдырып, фронтка китә.

Ул батырларча сугыша, "За отвагу" медале белән бүләкләнә. Бүләкләү кәгазендә "Үзен кыю, курку белмәс кече командир итеп күрсәтте" диелгән. Ул шулай ук "за боевые заслуги" медаленә һәм Кызыл Йолдыз, өченче дәрәҗә Дан орденнарына лаек була.

Сугыштан соң туган авылына кайта. Хатыны һәм улы аның исән-сау кайтуына нык куаналар. Бабаем уполномоченный, авыл советы рәисе булып эшли. Авылдашларының хөрмәтен казана. Гаиләдә тагын дүрт бала туа. Шуларның иң кечесе - минем бабам Анатолий.

1985 елда карт бабаем Абрамны беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләклиләр. Бу югары бүоләкләр күп нәрсә турында сөйли.

Гаилә альбомын караганда бабаем Анатолий һәм әтием Абрам бабаем турында горурлык белән сөйлиләр. Әтием, без аннан бераз курка идек, чөнки ул бик таләпчән иде, ул безне хезмәтне яратырга, намуслы, кыю булырга өйрәтте, ди. Һәм ул теләгенә ирешкән, дип уйлыйм.

"Подвиг народа" сайтында Абрам бабаемның орден һәм медальләр белән бүләкләнүе турында мәгълүматлар бар. Андагы язмалардан бабаем турында күпне белдем. Аның бүләкләре кадерле ядкарь булып һаман да бездә саклана.

Регина Смелова,

Яңа Усы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев