Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Безнең кызлар — иң яхшылар!

10-12 апрель көннәрендә Мөслимнең «Яшьлек» универсаль спорт залында «Сәламәтлек» XXIII авыл яшьләре спартакиадасының волейбол буенча зона ярышлары узды

Киеренке уеннарда барлыгы 18 команда катнашты. Чара ”Уңыш” ирекле спорт җәмгыятенең 90 еллыгына багышлап үткәрелде.

Уен түбәндәге нәтиҗәләр белән тәмамланды.

Хатын-кыз командалары арасында призёрлар:
1 урында - Мөслим
2 урында - Сарман
3 урында - Алексеевск
4 нче урында — Әгерҗе

Ир-ат командалары арасында:
1 урында - Әгерҗе
2 урында - Алексеевск
3 урында - Сарман
4 нче урында — Азнакай

Барлык сигез команда да көзге финал ярышларында үз районнарын тәкъдим итәчәк.

Алда — яңа сынаулар һәм яңа җиңүләр! Безнең кызларга көч биреп торыйк!

Фотолар - Мөслим "Яшьлек" спорт комплексыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев