Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнекеләр – “Сәләт”тә

Елдагыча, Татарстан районнарыннан, Россиянең дистәләгән төбәгеннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән балалар һәм яшьләр катнашында Биләр тарих-археология музей-тыюлыгы территориясендә Халыкара “Сәләт” яшьләр форумы уза. 

Быел форум 6 смена форматында 18 мең талантлы егет-кызны җыячак. Бу көннәрдә эшләүче 3 сменада фән олимпиадаларында, фәнни конференцияләрдә, бәйгеләрдә җиңү яулаган сәләтле 10 райондашыбыз – Алсу Фәтхетдинова, Зәйнәп Гыйзетдинова, Аделина Бикмурзина, Зарина Пученцова, Илина Бариева, Айназ Закирова, Адилә Бәдретдинова, Инзилә Гайсина, Азалия Вәлиева да катнаша. “Сәләт”тә Россия укучылар хәрәкәте белән берлектә оештырылачак алдагы ике сменада да Мөслимнән унар укучы катнашачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев