Безнең чорда гел башка иде
“Авыл утлары” газетасының 20 гыйнвар санында басылган “Абруй күтәрү – таш күтәрү генә түгел ул!” дигән язманы укыганнан соң, мин дә язарга булдым.
Укытучыга нигә хөрмәт юк? Бу бик катлаулы сорау. Без укыганда мондый сорауны кычкырып бирү түгел, уйлау да юк иде. Мин Исәнсеф җидееллык мәктәбен тәмамладым. Ул вакытта укытучыларга хөрмәт зур булды. Алар авылда күренекле, абруйлы кешеләр саналды. Укытучыларыбызга зур хөрмәт белән карадык. Курку хисе дә бар иде, аларның күзенә генә карап тордык. Шуңадыр укучылар тәртипле булды.
Безнең “а” классында 35 бала укыдык. Класс бүлмәләре салкын, язарга дәфтәр-ручкалар юк. Класс җитәкчесе, класс старостасы, чисталык комиссиясе, тырнагың киселгәнме, чәчең алынганмы, галстук тагылганмы дип, һәр көнне тикшереп торалар иде. Кичләрен клубка чыгуның ни икәнен дә белмәдек. 1 май, 9 май бәйрәмнәрендә, 7 ноябрьдә, барлы-юклы киемнәребезне киенеп, демонстрациягә чыктык. Күңелле итеп урам әйләнеп кайтканнан соң, берәр төче камыр бирәләр иде. Без шуңа да канәгать булдык.
Ай саен ата-аналар җыелышы уза иде. Анда һәр балага аерым-аерым бәя бирәләр. Начар укучыларны, тәртип бозучыларны, авыл советына чакыртып, педсоветка куялар. Әткәй-әнкәйләр безне иркәләп, яклап йөрмәде. Берәрсе: “Синең малаең безнекенә суккан”, – дип килә калса, безгә ике тапкыр сыек чыбык төшә иде. Ул һәрвакыт матчада кыстырулы булды. Гаиләдә өч малай, бер кыз үстек, Аллага шөкер, тәртипсез булмадык. Бөтен эш балалар кулында булды. Бәләкәй арба белән утынга йөрдек, коедан су ташыдык, мал-туар карадык.
Хәзер балаларга эш юк, кулларында кыйммәтле телефон. Аларның бернәрсәгә дә мохтаҗлыклары юк. Мәктәпкә дә машина яки автобус йөртә, көнгә ике тапкыр ашаталар. Ата-аналар балаларын бик нык яклый. Баласы алдында укытучыны яманлый. Улына яки кызына “чебен тисә дә”, начар укыса да укытучыны, мәктәпне гаепли. Шуңа күрә укытучыларның кадере китте. Ата-аналар! Балагызны кирәк-кирәкмәгәнгә якламагыз.
Мөҗәһидан Мортазин.
Исәнсеф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев