Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Без төзибез матур, яңаны

Быел районыбызда 20 хөкүмәт программасы гамәлгә ашырылачак. Берничә объктта ремонт эшләре старт алды инде. 123 санлы янгын сүндерү частенда капиталь ремонт бара

«Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт» программасы ярдәмендә райондагы күпфатирлы йортлар яңартыла. Быел программага тагын биш йорт кертелде. Мөслим авылының Кооператив урамындагы 235нче йортта су системасы һәм канализацияне алыштыру, Вахитов урамындагы 19, 27 һәм Банк урамындагы 57нче йортларның фасадын эшләү, Колхоз урамындагы 20 А йортының түбәсен алыштыру күздә тотыла. Ремонт эшләрен “Строймус” төзелеш оешмасы башкарачак. Ремонт программасына кергән барлык йортларда да электр челтәре яңартылачак.

– Әкренләп барлык йортлар да яңара, су һәм электр системалары алыштырыла. Халык канәгать. Кайбер йортлар сафка басканнан бирле ремонт күрмәгән. Хөкүмәт программалары күләмле эшләр башкарырга мөмкинлек бирә, – ди район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илнар Сәйфиев.

Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программасы буенча Тукай белән Вахитов урамнары киселешендә Мөслим урта мәктәбенең актлар залы өчен бина төзеләчәк. Бу эшне “Таткоммунжилсервис” оешмасы башкара.

– “Күпфункцияле үзәкләр төзелеше” республика программасын мәктәп коллективы көтеп алды. Бинада бәйрәмнәр, тематик очрашулар үткәрелү өчен актлар залы ясала. Быел Мөслим урта мәктәбенең азык блогы да ремонтланачак, – ди Илнар Сәйфиев.

Пушкин паркында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Анда балалар мәйданчыгы алыштырылачак, тротуар эшләнәчәк. Әлеге эшләр “Мост” җәмгыяте җаваплылыгында булыр, дип планлаштырыла.

“Котеллар алыштыру” республика программасы ярдәмендә ел саен мәгариф учреждениеләрендә җылыту системалары көйләнә, котеллар алыштырыла. Быел бу эш Метрәй мәктәбендә башкарылачак.

Районда чиста су белән тәэмин итү мәсьәләсе аерым кон-трольгә алына. “Чиста су” программасы кысаларында су белән тәэмин итү системасында (700 метр арада) капиталь ремонт ясалачак.

Газ кертү программасы кысаларында Мөслимнең яңа микрорайонындагы урамнарда эш төгәлләнәчәк. Бүген бу эш

район үзәгенең Кояшлы, Каенлы, Миләшле, Юмарт урамнарында бара. Бушлай газ кертү мөмкинлегеннән райондашларыбыз сөенеп файдалана. Шәхси йортларны газга бушлай тоташтыру өчен гражданиннан гариза керү кирәк. Тик йортлар газлаштырылган торак пункт чикләрендә булырга тиеш.

– Быел юллар торышын яхшырту максатында “Татавтодор” оешмасының Минзәлә филиалы Мөслим участогы “Автомобиль юлларына капиталь ремонт” программасы нигезендә Мөслим – Иске Сәет юлында (Нарат Асты белән Вәрәшбаш авыллары арасы) якынча 800 метр арада асфальт түшәячәк. Юл эшләре моның белән генә төгәлләнми. Мөслим – Тат. Шуран юлында асфальт салу да республика программасына кертелде. Ык аша салынган күпердә ремонтның икенче этабы башлана. Бу эшне “Мосты РТ” төзелеш оешмасы башкарачак, – ди Илнар Сәйфиев.

Гөлшат Галиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев