Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Бергә булсак – көчлебез!

Бүген Елгабаш мәдәният йортында «Балачак унъеллыгы» проекты кысаларында балалар өчен “Терроризмга каршы бергәләп” дип исемләнгән мөһим әңгәмә үткәрдек

«Без балаларга террорлык актларының яшәешебезгә китергән куркынычы хакында сөйләдек.  Һәрвакыт сак булу, бер-беребезгә ярдәм итү һәм иминлек кагыйдәләрен белеп торуның әһәмияте турында  аңлаттык. Әңгәмә барышында балалар шикле тартмалар, пакетлар, төргәкләр күргәндә аларга кагылмаска,  тиз арада өлкәннәргә хәбәр итәргә кирәк, - дигән нәтиҗәгә килделәр.

Кызыклы сорау-җаваплар, уен алымнары һәм фикер алышу белән үрелеп барган чара барыбызга да файдалы булды. Куркынычсыз балачак – безнең уртак максат!» – дип хәбәр итәләр Елгабаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Фото – Елгабаш мәдәният йортыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев