Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәмлек җиңүгә илтә

Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның ике ай дәвам иткән район смотр-конкурсы узды. Халкыбызның үткәненә, аның сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, яңа талантларны барлау һәм үстерү, оешмаларда коллектив культура булдыру максатында уздырылучы сәнгать бәйгесе нинди генә темага багышланса да, үзешчәннәр югалып калмый.

Быел конкурс Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның бер гасырлык юбилеена багышланды һәм “Татарстан – бәхет тапкан җирем, җыр-биюле газиз Ватаным!” исеме астында узды. Россиядә Театр елы узуын исәпкә алып, нигезләмә буенча классик драматургиядән 10-15 минутлык өзек сәхнәләштерү дә бурыч итеп куелган иде. Бәйгедә катнашучылар сынатмады. Октябрь аенда старт алган әзерлекле, бай программалы концертларга тамашачы яратып йөрде, заллар шыгрым тулы булды. Һәр чыгышны җылы алкышлар озатты. Әйтерсең лә, сәхнәдә гади хезмәт кешеләре түгел, ә профессиональ артистлар! 
Әлегедәй конкурслар, һичшиксез, коллективны берләштерә, уртак максатка эшләп, бер йодрык булып тупланырга этәргеч бирә. Көне буе эштә булып, аннан кайтып гаиләңә хезмәт куйганнан соң мәдәният учагына репетицияләргә чыгып китү җиңел булмагандыр. Үзешчәннәргә, аларны туплаган җитәкчеләргә рәхмәтебез чиксез.
Илебездә яшәүче халыкларның 31 төрле милли биюе, 42 гаилә һәм вокаль ансамбле, спектакльләрдән 8 өзек һәм күңелнең иң түренә җылы бер хис булып кереп урнашкан 80нән артык җыр! Шуның кадәр рухи азык алды район тамашачысы. 
Таякның авыр башы, елдагыча, конкурсның жюри членнарына төшә. Казан каласыннан кайткан тамашачыны да шаккатырган 241 чыгышның барысын да йомгаклау концертына ничек сыйдырырга?! Безнең өчен һәр үзешчән кадерле. Кабатлап шуны әйтәсе килә: үзешчәннәрнең быелгы чыгышларын бүген үк теләсә кайсы шәһәр сәхнәсенә чыгарып күрсәтерлек. Булган талантыгызны яшермичә, яшәгән җирлегегезнең данын яклап, райондашларыбызны күркәм чыгышларыгыз белән әле тагын, тагын сөендерергә язсын!
Инде нәтиҗәләр хакында берничә сүз. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узган йомгаклау концертында уңышлы чыгыш ясаган “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте, “Хуҗалык тәэмин итүе”, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиеләре, газ хуҗалыгы, янгын сүндерү бүлеге һәм социаль яклау бүлегенә караган оешмалар, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, почта, элемтә узеллары, электр челтәрләре хезмәт коллективлары район мәдәният бүлегенең дипломына һәм 10 мең сумлык сертификатына ия булды. Быел конкурс кысаларында, үзләре теләк белдереп, район ветераннар советы каршында эшләүче “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы тамашачыны искиткеч матур концерты белән сөендерде. Әлеге коллектив “Конкурс бизәге” номинациясендә җиңүче дип табылды. Ветераннар диплом һәм өч гармун алу өчен сертификат белән бүләкләнде. Өченче урынны район үзәк хастаханәсе һәм “Ләйсән”, “Кояшкай”, “Миләшкәй”, “Карлыгач”, “Күбәләк” балалар бакчалары алды. Икенче урында – лицей һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының Мөслим бүлеге хезмәт коллективлары. Беренче урынны Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе коллективы яулады. Җиңүчеләргә мәдәният бүлегенең дипломнары һәм 20, 30, 50 мең сум күләмендә сертификатлар тапшырылды. 
Ел саен, конкурстан тыш чыгыш ясап, югары әзерлекле концерт программасы белән тамашачыны сөендергән район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләренә тирән рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Сокландыргыч җыр-бию, тетрәндергеч театраль күренеш, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтүче баян моңнары белән иң зәвыклы тамашачының да күңелен әсир итте алар.
Нәтиҗә ясаганда хөкемдарлар коллективларның тулы составта чыгыш ясавына, оешма җитәкчесенең дә катнашуына, күмәк номерларга, концерт программасының нигезләмәгә туры китереп төзелүенә игътибар итте.
Гала-концертка килгән тамашачылар: “Бу концертны тагын бер карар идек”, – дип таралышты. Әйе, яраталар талантлы райондашларыбызны. Туй үпкәсез булмас, әлбәттә. Кемдер җиңү яулаган икән, бу – тырыш хезмәт җимеше. Күңелләрдәге сәнгать ялкынын сүндерми, туган җиребезнең рухи һәм әхлакый яктан матур бүгенгесе һәм киләчәге өчен алга таба да бергә һәм бердәм хезмәт куйыйк!

Эльвира Гәрәева,
район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.
Римма Афзалова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев