Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер рәсем тарихы

2018 нче елдан бирле газетабызда “Үткәннән бер мизгел” рубрикасы астында районыбыз һәм аның кешеләренең тормышын чагылдыручы тарихи фотолар биреп барабыз. Әйтергә кирәк, укучыларыбыз әлеге сәхифәне яратып кабул итте.

Теге яки бу фоторәсемгә мөнәсәбәтен белдерүчеләр дә, гаилә архивларында сакланган фотоларны күтәреп килүчеләр дә, шөкер, күп. Төзәтмәләр кертүчеләр дә бар, якыннарын танып, сөенүчеләр дә. 
Газетабызның 15 гыйнвар санында (2020нче ел) чыккан фото аеруча зур резонанс тудырды. Мөслимнән актив хәбәрчебез Әнисә апа Вилданова (ул бер көн алдан – 14 гыйнвар көнне арабыздан киткән) тәкъдим иткән фоторәсем астына, аның сүзләре буенча, “Ольгино балалар йорты укучылары район үзәгенә үзешчәннәр концерты белән килгәч” дигән кыска мәгълүмат биргән идек. Газетабыз укучылар кулына барып җитү белән Симәк авылыннан Дилфин Ишматов һәм Сәүдия апа Рахманова шалтыратты. Баксаң, рәсемдә Ольгино укучылары түгел, ә Симәк мәктәбенең 1938-39-40нчы елгы балалары 5нче класста укыганда төшкән булган икән. Ольгино балалар йортына экскурсиягә барып, аннан кайтышлый Мөслимдә концерт куйганнар. 
– Рәсемдә икенче рәттә сулдан беренче – мин, – диде Сәүдия апа Рахманова. – Балалар арасында утырган Әнисә апа Вагыйзова-Вилданова ул вакытта мәктәптә пионервожатый булып эшләде. Зур булмаган агач мәктәбебездә балалар Торыш, Краснояр, Кырынтау, Елгабаш авылларыннан да килеп укыды. Параллель классларда 20-25әр бала белем алдык. Сугыштан соңгы авыр еллар. Китап-дәфтәрләр җитми. Уку кирәк-яракларын чүпрәктән тегелгән капчыкка (букчага) салып йөрдек. Букча булмаганнар беләккә куеп алып бара идек. “Авыл утлары”нда рәсемебез чыккач, кабат илленче елларга кайтып, хатирәләрне яңарттым. Авыр балачагыбызны, класс җитәкчебез Фатыйма апа Зиннурованы (Олы Чакмак) искә төшердем. Укытучыбыз да, бергәләп фотога төшкән сабакташларымның да күбесе бакыйлыкка күчте. Авыр туфраклары җиңел булсын! 
Фото – Әнисә Вилданованың гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев