Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БДБ илләренең Беренче уеннарына волонтерларның гаризаларын кабул итү башланды

Кабул итүне ачу тантанасы бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында узды.

Бүген БДБ илләренең Беренче уеннарына волонтерлыкка кандидатлар өчен гаризалар кабул итү башланды. Кабул итүне ачу тантанасы бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында узды.

"Программа бик киң һәм бай булачак, һәм волонтерларның катнашуы оештыру комитеты өчен бик мөһим булачак», — диде ТР Иҗади яшьләр академиясе президенты Александр Карпов.
Чит җирдән килгән волонтерларны Универсиада авылында урнаштырырга булдылар.

Шулай ук волонтерларның минималь яшен дә билгеләделәр -16 яшьтән өлкәнрәк булган һәр кеше заявка бирә ала. Катнашучы һәр илдән 15әр волонтер киләчәк, алар үз илләренең спортчыларына бәйле булачак.

БДБ илләренең Беренче уеннарында 14-23 яшьлек 2500 спортчы катнашачак. Казанның 16 объектында 21 спорт төре буенча ярышлар узачак һәм 230 комплект медаль уйнатылачак. Уеннар шулай ук БДБ илләре командалары өчен дә ачык.

Ярышлар Казанда 20-27 августта узачак һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама