Бауман урамындагы фотографлардан законсыз кулланган өчен маймыл һәм попугайны алганнар
Бу хакта Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе хәбәр итә
Тикшерү эшләре халык соравы буенча үткәрелгән. Казанлылар экзотик хайваннар белән төшерелә торган фотосурәтләр хезмәтенең законсыз булуына, шулай ук аларның законсыз карап тотылуына зарланган. Маймыл һәм попугай вакытлыча Казанның зооботаника бакчасында яши, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе.

Мондый хокук бозу өчен физик затларга – 1 меңнән 2,5 мең сумга, вазифаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салына ала.
Казанда ел башыннан хайваннар белән фотога төшү буенча законсыз хезмәт күрсәтелгәне өчен барлыгы 92 административ беркетмә төзелгән. Салынган штрафларның гомуми суммасы якынча 500 мең сум дип бәяләнә.
Фото – Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев