Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Батырлар йорты булачак

Илебез Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена әзерләнә. Шул уңайдан Мөслимдә дә масштаблы эшләр бара. Шуларның берсе – район үзәгендәге “Мөслим йөрәге” скверында төзелүче музей йорт.

Кайчандыр район мәдәният бүлегенең автогаражы булган бинага тулысынча реконструкция үткәрелә. Бинаның фасады сквер композициясенә туры китереп эшләнә. 120 квадрат метр мәйдан биләүче музейның эчке өлешенә килгәндә, анда Бөек Ватан сугышы батырлар турында экспозицияләр эшләнгән. Ил азатлыгы өчен көрәшнең хәлиткеч бәрелешләре турында сөйләүче экспозиция аерым игътибарга лаек. Совет солдатларының җимерелеп барган шәһәрне азат иткән күренеше безне утлы елларга алып китә. Тылдагы вакыйгалар турында сөйләүче стендлар да Бөек Ватан сугышында совет халкы күрсәткән батырлыкларны күзалларга ярдәм итә. Батырлар йортының “Мөслим йөрәге” скверында урнашуы символик мәгънәгә ия. Ил азатлыгы өчен геройларча көрәшкән ватандашларыбызның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Батырлар йорты Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә ачылачак.

Фото – музей архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев