Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башланды!

1 октябрь көнне көзге чакырылыш кампаниясе старт алды

– Бүгенге көндә Россия армиясенең төрле гаскәрләрендә Мөслимнән 17 егет хезмәт итә. Көзге чакырылышта егетләребезнең Ерак Көнчыгыш, Мәскәү, Санкт-Петербург, Мурманск, Самара өлкәләренә озатылулары көтелә. Беренче озату 26 октябрьдә булачак, – диде Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гассанов.

Д.Гассанов билгеләп үткәнчә, 2024 елгы көзге чакырылыш иске кагыйдәләр буенча узачак, повесткалар традицион рәвештә киләчәк.

– Әти-әниләргә хәвефләнер урын юк: армиягә китүче егетләр махсус хәрби операция зонасына җибәрелмәячәк. Чакырылыш комиссиясе һәр призывникның шәхси эшен карый, аның Кораллы Көчләрдә хезмәт итүгә яраклыгын тикшерә һәм аны армиягә алу турында карар кабул итә. Көзге чакырылыш кампаниясе өч ай – 1 октябрьдән алып, агымдагы елның декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк, – диде хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең Мөслим районы буенча резервтагы рәисе Илшат Яббаров.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 18 октябрь саныннан укыгыз.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев