Банк системасы һәм күчемсез милеккә кагылышлы үзгәрешләр
Бу ай безгә салым, банк системасы аша акча күчерү, кредитлар һәм күчемсез милеккә кагылышлы килешүләргә үзгәрешләр алып килә
Шулай итеп 1 июльдән тиз түләүләр системасы (СБП) аша акча күчергәндә һәм түләгәндә салым түләүченең идентификацияномерын, ягъни ИНН күрсәтү мәҗбүри булачак. ИНН банкларга дропперларны (бу – урланганакчаны алу һәм чыгаруда җинаятьчеләргә ярдәм итүчеләр) ачыклау өчен кирәк. Кырыгалдарлар телефон номерын, банк картасын яки хәтта паспортында алыштыра ала, әмма ИНН үзгәрешсез кала. Гражданнар өчен берни дә үзгәрмәячәк: банклар мөстәкыйль рәвештә Милли түләү карталары системасы аша үзара операцияләр вакытында ИННнар белән алмашачак.
Июльдән Росреестр торакны теркәүнең яңа тәртибен гамәлгә кертә. Яңа таләпләр буенча хәзер биометрик мәгълүматларны,ягъни бармак эзләрен, йөз һәм күзнең сурәтен кулланып, торакны тулысынча читтән торып сатып алырга һәм бүләк итәргә мөмкинлек туа. Яңа система электрон платформаларга беркетелә һәм инде гамәлдә булган электрон имзага өстәмә булып тора. Бу яңа тәртип каядыр барып, чиратта утырып, документларга кул куярга яратмаучылар өчен уйлап табылган. Ләкин ул күчемсез милекне сату-алу таләпләрен тулысынча гамәлдән чыгармый. Сатучы һәм сатып алучы теләгән очракта күпфункцияле үзәктә, нотариус яки Росреестр аша килешүне рәсмиләштерә алачак.
Чыганак һәм фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев