Балалы гаиләләрнең 2026 елда 189 мең сумга кадәр яңа түләү алу мөмкинлеге бар
Юрист Иван Курбаков РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде
Аның сүзләренчә, төп яңалык - ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен ел саен бирелә торган социаль түләү. Аны алу өчен өч шартның үтәлүе зарур: ата-ананың икесе дә рәсми рәвештә эшкә урнашырга, гаиләнең һәр әгъзасының кереме бер ярым яшәү минимумыннан артмаска, ә гаиләнең алимент буенча бурычы булмаска тиеш.
Курбаков 2025 ел өчен түләү алуга 1 июньнән гариза тапшырырга мөмкин, дип белдерде.
Юрист шулай ук 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие алу өчен таләпләрнең катгыйландырылуын әйтте. Хәзер хезмәткә сәләтле гаилә әгъзаларының кереме соңгы 12 айда хезмәткә түләүнең кимендә сигез минималь күләмен тәшкил итәргә тиеш. Элегрәк бу бусага ике тапкырга түбәнрәк иде.
Моннан тыш, 2026 елда яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча пособиенең максималь күләме 83 мең сум тәшкил итәчәк.
Шул ук вакытта, инде булган ярдәм чаралары, шул исәптән бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие һәм бала өч яшькә җиткәнче ана капиталы акчаларыннан айлык түләүләр дә гамәлдә, дип өстәде Курбаков.
Балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чараларын гамәлгә кертү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев