Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларда туберкулезны кисәтү өчен

Туберкулез авыруы, гадәттә, үпкәләрне зарарлый. Аерым очракларда бу авырудан сөякләр, буыннар, күзләр, тире, сидек-җенес органнарына зыян салына.

Безнең районда 18 яшькә кадәрге 4217 бала исәпләнә, шулардан 3505е - ел саен туберкулезга тикшерелергә тиешле 15 яшькә кадәр үсмерләр. Массакүләм скрининг вакытында ике препарат кулланыла - туберкулин һәм диаскинтест. Туберкулин (манту пробасы) яңа туган балалардан алып, 7 яшькә кадәр балаларга билгеләнә, диаскинтест - 8дән 15 яшькә кадәр балаларга. 15 яшьтән флюорография тикшерүе башлана. Мөслим үзәк хастаханәсендә аз дозалы цифрлы флюорография аппараты урнаштырылган, аның нурланыш йөкләнеше сәламәтлек өчен зыянлы түгел.

Кызганычка каршы, кайбер ата-аналар туберкулезга тикшерү үткәрүгә каршы чыга. Әниләрдән еш кына "Туберкулез булса, кеше ютәлли, хәлсез була, тирли, ябыга, температурасы күтәрелә. Минем баламда андый билгеләр юк. Димәк анда туберкулез да юк", дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әйе, алар хаклы - авыруның билгеләре юк. Әмма балада мондый билгеләр күренү чыганаклы, таркалышлы, бактерияләр таратучы өзлегүле туберкулез булуны аңлата. Өзлегүле туберкулезны еллар дәвамында дәваларга кирәк. Андый балалар районда бар.

Туберкулино-диагностиканың максаты - авыруны иртә стадиядә ачыклау.

Туберкулино-диагностикадан баш тарткан очракта тикшерүнең альтернатив ысуллары да бар. Флюорография тикшерүе үтәргә мөмкин, шул исәптән 15 яшькә кадәр балаларга да (ата-ананың язмача рөхсәте белән). Шулай ук тамырдан Т-SPOT кан анализы бирергә була (анализ түләүле, Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә үткәрелә).

Баланың мәнфәгатьләре - мөһим әйбер, әмма без оешкан коллективларда башка балаларның да мәнфәгатьләрен якларга бурычлы.

Мәдинә Сәлимова,

югары категорияле педиатр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев