Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Балалар иминлеге өчен өлкәннәр җаваплы

Быел балалар катнашында 40 юл-транспорт фаҗигасе булган

Машинада барабыз. Кинәт юлга бер бала йөгереп чыкты. Ярый әле машиналарның акрын барган чагы иде, туктап өлгерделәр. Мәктәп укучысы машиналар арасына ничек йөгереп чыккан булса, юлын шулай дәвам итте. Бу очрак башкача да төгәлләнергә мөмкин иде бит...

Быел Татарстанда 463 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Фаҗигаләрдә 581 кеше зыян күргән, 57 кеше һәлак булган. “Юл-транспорт фаҗигаләренә китергән сәбәпләр – тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу һәм җәяүлеләргә юл бирмәү”, – диде РФ Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов.

Иң аянычы – юл-транспорт фаҗигаләрендә балалар зыян күрә. Быел балалар катнашында 40 юл-транспорт фаҗигасе булган! Аларда 45 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, 1 бала һәлак булган.

– Балаларның үлемендә өлкәннәр гаепле. Алар балаларга мототехника алып бирә, машинада махсус креслосыз йөртә. Балалар иминлеге – өлкәннәр кулында, – ди Рөстәм Гарипов.

Юлда балалар иминлеген тәэмин итүгә карата әти-әниләрдән гадәттә бер үк җаваплар ишетелә: “Креслога утыртып булмый”, “Иптәшләре йөргәч, безнекенең дә питбайкта йөрисе килә”, “Нәрсә булган инде, без дә мотоциклда йөрдек, исән бит!” Ирексездән: “Балагыз жәл түгелмени?!” – дигән сорау туа. Баланың күңелен күрәм дип, дөресрәге, аның кубызына биеп, күпвакыт газизебезнең гомере белән уйныйбыз. Бала аңлап бетермәскә мөмкин, яшь бит әле. Ә өлкәннәр нигә җаваплылык алырга теләми?!

Баланы автомобильдә махсус утыргычсыз йөрткән өчен штраф күләме артты. Бу кагыйдәне бозучылар хәзер 5 мең сум штраф түли. Вазыйфадагы затларга бу очракта – 50 мең, юридик затларга 200 мең сумга кадәр штраф яный. Шулай да кагыйдәне санга сукмаучылар бар әле. Быел машинада баласын махсус утыргычтан башка йөрткән өчен 6 райондашыбызга штраф салынган.

Җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре дә күп. Республикада балалар катнашындагы 4 юл-транспорт фаҗигасе җәяүлеләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыккан. Юл аша чыкканчы, тагын бер карагыз: автомобильләр туктадымы? ДАИ инспекторлары техника агымы туктамыйча юл аша чыкмаска киңәш итә. Балаларны да шулай өйрәтегез. “Светофорның яшел уты янды” яки “мин – “зебра”да, мин хаклы” дип эш итмәгез. Машина йөртүче тиз генә туктый алмаска мөмкин. Рульдәге кешенең алкоголь кулланган булуы да ихтимал. Һәлакәт булып, зыян күрсәгез, сезнең хаклы булуыгыздан ни файда?!

Кар эреп, юллар ачылу белән яшүсмерләр мототехникада җилдерә башлый.

– Бу төр техника юлда йөрү өчен түгел! Питбайкта, квадроциклда, мотоциклда махсус спорт мәйданчыкларында гына йөрергә ярый. Әлеге төр техниканы йөртү хокукы һәм махсус экипировка булмаган килеш бу төр транспорт белән идарә итү тыела! – диде Рөстәм Гарипов һәм Питрәчтә булган вакыйганы искә алды.

15 яшьлек кыз һәм аның 12 яшьлек энесе, мототранспортта йөргәндә, юл-транспорт фаҗигасенә эләгәләр. “Хастаханәдә уяну белән кыз иң элек энесенең хәлен сорады, ә ул инде җир астында иде”, – диде Татарстанның ДАИ җитәкчесе. Соңгы өч елда гына да (2023 елда – 41 бала, 2024 елда – 50, 2025 елда – 57 бала!) Россиядә моторанспорт йөрткән 148 бала һәлак булган! Аларның якыннары өчен бу – гомерлек үкенеч.

Мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана. Каникулларның, балаларның иминлеге өчен өлкәннәр җаваплы! Балаларыгызга, аларның сезнең өчен бик кадерле булуларын аңлатып, иминлек кагыйдәләре турында тагын бер искәртегез әле.

Чыганак, фото: Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев