Балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе коллективы чисталык акциясендә катнашты
Яңалыклар

Балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе коллективы чисталык акциясендә катнашты

Җыештыру эшләре чаңгы базасы территориясеннән башлап, «Аргамак» ат-спорт комплексына кадәр башкарылды

Яз - табигатьнең уяну вакыты гына түгел, ә чисталык һәм тәртип урнаштыру чоры да. 2 апрель көнне районның балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе коллективы үзләренә беркетелгән территорияләрне чүп-чардан арындырды. Җыештыру эшләре чаңгы базасы территориясеннән башлап, "Аргамак" ат-спорт комплексына кадәр башкарылды. 

"Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү бик рәхәт, һәркем бу эшкә үзенең өлешен кертте. Чиста җирлегебез тирә-юньгә ям бирә", – дип хәбәр итәләр балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбеннән. 

Фото һәм видео – Балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбеннән 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев