Балалар “акча эшли”
16 яшькә кадәр балаларга июльдә 10 мең сум акча түләнәчәк.
Бу хакта РФ Президенты Владимир Путинның ил халкына мөрәҗәгатендә әйтелде. Коронавирус китергән зыянны компенсацияләү максатыннан, дәүләт 1-3 яшьлек балаларга апрель, май һәм июнь айларында – бишәр мең, ә 3-16 яшьлекләргә бер тапкыр 10 мең сум күләмендә акча күчерде. Июль аенда балаларга өстәмә рәвештә 10 мең сум акча түләнәчәк. Моның өчен кабат гариза тапшыру таләп ителми.
Нет комментариев