Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балагыз нәрсә белән мәшгуль?

Әлеге сорауга һәр әти-әни дә төгәл җавап бирә аламы?

Узган атнада район хастаханәсенә пуля белән яраланган яшүсмерне китерделәр. Казаннан кунакка кайткан егет пневматик мылтык ату нәтиҗәсендә авыр җәрәхәтләр алган.

Яшүсмер сүзләренә караганда, мылтыкны ул элеккеге мәктәп территориясеннән тапкан. Егет коралны алып кайта, чистарта, ремонтлый, майлый. Нәтиҗәдә, мылтык белән әвәрә килгәндә, корал яшүсмергә ата. Бәхеткә, медицина ярдәме вакытында күрсәтелә. Операция кичергән егет реанимациядән чыкты, хәле тотрыклы яхшы дип бәяләнә. Әмма нечкә эчәклеге тишелү сәбәпле аңа озак вакыт тернәкләнү узарга туры киләчәк.

Егет туганнарына кунакка кайткан. Өлкәннәр аның нәрсә белән мәшгуль булуына игътибар бирмәгән. Яшүсмернең авыл буйлап корал күтәреп йөрүен дә берәү дә күрмәгән. Мәктәп территориясендә корал табылу да сорау тудыра: мылтык анда каян килеп чыккан?

Әлеге мәсьәлә бу атнада балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә каралды. “Соңгы арада балалар арасында төрле сәбәпләр белән җәрәхәтләнү очраклары күп. Самокатта, мотоциклда йөрүче яшүсмерләр белән юл-транспорт фаҗигаләре теркәлде. 2018 елгы бала мотоциклга бәрелеп җәрәхәтләнде”, – ди район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Булат Замалиев.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев