Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балачак

Гел шулай: бик авыр көннәремдә, “Нишләргә?” дигән сорауга җавап эзләп, ка­бат-кабат балачагымның по­жарный тавында үткән вакыты­на әйләнеп кайтам. Әнкәйнең сабырлыгына, яшәү дәртенең искиткеч көчле булуына, коточ­кыч авырлыкларны үтеп, нерв­лары үтә нык какшаган әтигә дә яшәргә, көрәшергә өмет бирә алырлык көч каян килде икән, дип гаҗәпләнәм. Яшәргә яра­клы булмаган урында өч бала (берсе 10 көнлек) белән тормыш алып барып кара әле син! Авыз ачып зарлану, безгә, әтигә әз генә дә тавыш күтәреп эндәшү булмады әнкәй ягыннан. Әти әйтә иде әнкәйгә: “Әминә, син минем өчен әти дә, әни дә, ту­гры дус та, яраткан кешем дә, балаларымның анасы да”, – дип. Бу – әнкәйгә, хатын-кызга бирелүче иң кыйммәтле бәя, дип уйлыйм. Бигрәк чебен тисә дә чер итәргә торабыз шул! Яшәү шартларыбыз мең кат рәхәт булса да, сабырлык җитеп бетми.

Ә миңа нәрсә, әти-әнкәй – янда, тирә-юньдә искитмәле дөнья кайный. Әйдәгез, сезгә дә күрсәтәм. Пожарка ихата­сында пилорама урнашкан, ул көне буе халык мәнфәгатьләре өчен тырыша. Аның эшләгәнен карап торуы шундый кызык! Агачларны төрле калынлыктагы такталарга яралар. Ярылган так­талардан чыккан хуш ис тирә- якка тарала. Эшләр тынгач, кич­ке якта, апалар көянтә чиләк белән опилкага менә. Сылау сыларга кушалар аны. Икенче юлы ат тизәгенә киләләр, аны­сын да шул ук сылау измәсенә кушарга кирәк. Ат тизәген гел җиткерә алмый аларга әти. Ат­лар астын җыештырып, әзерләп куйганы көннеке-көнгә бетеп бара. Бигрәк күп сылау сыларга кирәк шул апаларга! Кышка аяк басканчы мал сараеннан баш­лап, мунчасын, өен җылытырга, тишек-тошыкларын томалап куясы бар.

Пилорама янында бераз бу­талып, эшләгән абыйларның бераз ачуын китереп йөргәннән соң, тау буйлап тезелеп киткән ригалар ягына китәм. Көзен- кышын анда эш бетәсе түгел. Ригалар озын, кысалары бик биек түгел, булса, шул ике метр чамасыдыр, түбәләре салам белән ябылган. Иң кызык эш беренче ригада бара. Анда сигез апа, чабагач белән алыш-тилеш сугып, тобырша өстендә кин­дер орлыгы сугалар. Дөресрәге, киндернең орлыгын сугып чы­гаралар. Кулларына күз иярми, ә тобырша өстендә орлыклар тау­чык булып өелә. Апаларым, ор­лыклар күбәюгә, аны чиләкләп капчыкларга тутыралар. Миңа да күчтәнәч тия, орлыкны кесәмнең яртысы булганчы са­лалар. Ул бер стакан чамасы була әле. Әнкәй аны мичтә табада ку­ырып бирә. Искиткеч тәмле була куырган орлык! Әле аны авыл кешеләренә дә бирәләр иде. Билгеле, сатып биргәннәрдер. Әле дә күз алдымда: әнкәй бер чиләк мөлдерәмә тулган киндер орлыгын су мичкәләре торган корылманың матчасына асып куя иде. Шунда ук көнбагыш та чиләге белән урын ала. Менә хәзер уйлап йөрим: хәзер кин­дер (кыргый) бәрәңге бакчасы башында үссә дә, хуҗаларга штраф яный, ә мин бәләкәй чакта авылым басуларын туты­рып үсә иде ул үсемлек. Нар­команнар да булмаган. Кин­дер орлыгын туйганчы ашый идек, югыйсә. Көнбагыш мае да үзебездә үскән чималдан булып, тәме хәзер дә авызда саклана.

Бер сәяхәткә чыккач, күрше ригаларны да карамый үтеп булмас инде. Бик эссегә китеп, юлдан машина узган мәлне хәтерләткән тузан өермәсе чыга иде аның ишегеннән. Ишек яныннан карасаң, шул тузан болыты эченнән битен яулык белән каплаган әле бер, әле икенче апаның гәүдәсен шәйләп каласың. Монда сугып бетерә алмый калган ашлык көлтәләрен сугалар. Бик зур агрегат ул молотилка, аның та­вышы!

Сәйдә НӘБИУЛЛИНА- ЯКУПОВА.

Баланлы – Казан.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X