Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен икеләтә хезмәт хакы түләнә

Бу кемгә кагыла – «Татар-информ» материалында

Кайбер татарстанлылар гыйнвар ае өчен хезмәт хакына өстәмә алачак. Бу кемгә кагыла – «Татар-информ» материалында

Гыйнвар башында биш көнлек эш графигы белән эшләүче республика халкы 11 көн рәттән ял итте. Әмма бу көннәрдә сменалы график буенча эшләүчеләр, шулай ук эш бирүчеләр эшкә җәлеп иткән башка категорияләр эшләде.

 

Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм көнендә эш өчен икеләтә түләнергә тиеш. Гыйнварда 1-8 гыйнвар көннәре бәйрәм көннәре булып санала. Бу чорда һәр эш көне өчен хезмәткәргә икеләтә хезмәт хакы исәпләнергә тиеш. Димәк, татарстанлылар февраль башында югары хезмәт хакы алачак.

 

Әгәр хезмәткәр бәйрәмдә тулы көн түгел, ә берничә сәгать эшләгән икән, бу сәгатьләр дә икеләтә күләмдә түләнергә тиеш.

 

Чыганак: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев