Бадминтонда мөслимлеләргә тиңнәр юк
8 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы Кубогының икенче сайлап алу этабы узды.
2004 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында Ринас Ханов - беренче урынны, Марсель Нәфыйков икенче урынны алды. Кызлар арасында Алия Шәйхуллина - беренче урынга, Ралина Вәлиева -икенче, Лиана Миннеханова өченче урынга чыктылар. 2003 елгы һәм зурраклар арасында Инзилә Әхәтова - беренче урынга, Алмаз Исламов өченче урынга лаек булдылар. Тренерлары - Инсаф Ханов һәм Айнур Казанбаев.
Нет комментариев