Бадминтон буенча ярышлар узды
"Татарстанның бадминтон өметләре” турнирының Әлмәттә узган сайлап алу этабында Мөслим спортчыларына да бәхет елмайды.
Бәйгедә республиканың көньяк-көнчыгыш зонасыннан Әлмәт, Азнакай, Мөслим, Сарман һәм Лениногорск районнары спортчылары көч сынашты. 2010 елгы һәм кечерәк кызлар арасында Рания Мөхәммәтова икенче урынны яулады. Малайлар арасында Рамазан Абдуллин – дүртенче һәм Әмир Мадъяров бишенче урынга лаек булды. Тренер – Айнур Казанбаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев