“Айнык шофер” акциясе үткәреләчәк
Яңалыклар

“Айнык шофер” акциясе үткәреләчәк

Рейдлар гадәттән тыш тәртиптә район һәм авыл урамнарында да узачак.

“Алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар саны күзгә күренеп артты. Рейдлар вакытында андыйларга еш тап булабыз. Спиртлы эчемлекләр эчеп йөрүчеләр рәтендә хатын-кызлар да булуы аяныч. Алдагы атнада биш исерек шоферга административ беркетмәләр тутырылды. Аларның икесе – кабаттан эчеп эләгүчеләр. Руль артында эчеп, күңел ачып йөрү юньлегә илтми. Бу райондашларыбызга 1,5 – 3 ел җәяү йөрергә туры киләчәк. Алдагы атнада җирлегебездә “Айнык шофер” акциясе үткәреләчәк. Рейдлар гадәттән тыш тәртиптә район һәм авыл урамнарында да узачак”, – дип хәбәр итә районның ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Фото -Pixabay.com
 


Нет комментариев