Аяк киеменә тамга куела
2020нче елның 1 июленнән аяк киеме товарларын маркировкалау мәҗбүри.
Аяк киемен идентификацияләү чарасы ул – маркировкалау коды, Data Matrix форматындагы цифрлы код. Ул аяк киеменә (упаковкага, ярлыкка) төшерелә һәм товарның җитештерүчедән (яисә импортердан) кулланучыга кадәр булган юлын күзәтергә мөмкинлек бирә. Цифрлы кодтагы мәгълүмат шифрланган һәм криптографик технологияләр ярдәмендә охшатып ясалудан сакланган.
Мониторинглауның мәгълүмати системасын кертү – сыйфатлы легаль товар сатып алу һәм кулланучыларның иминлеген тәэмин итү.
Товарның легаль булу-булмавын белү өчен “Честный ЗНАК” кушымтасы ярдәмендә маркировкалау кодын сканерларга кирәк. Кушымта iOS һәм Android системасындагы смартфоннар өчен эшли. Сканерлаганда кулланучы модель, материал, бренд, җитештерүче һәм аяк киемен җитештергән ил турында тулы мәгълүмат ала.
“Честный ЗНАК” кушымтасы ярдәмендә сканерлаганда кодта ялгышлык ачыкланса, товар турында мәгълүмат булмаса, яисә товар кушымтадагы тасвирлау белән туры килмәсә, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлегенә язмача хәбәр итәргә кирәк. Чөнки ул маркировкаланган аяк киеме товарлары әйләнешенә контрольлек итә. Мөрәҗәгатьтә хуҗалык итүче субъект турында мәгълүматларны күрсәтергә, хокук бозу фактын раслаучы документларны (чек күчермәсе, фотоматериаллар, скан) теркәргә кирәк.
М. Филиппова,
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе Яр Чаллы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев