Авылның авылга бүләге
Тамашачылар һәр чыгышны яратып кабул итте, көчле алкышларга күмде.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затлар якыннарыннан берсеннән-берсе үзенчәлекле матур бүләкләр кабул итте. Ә менә 8 Март бәйрәме уңаеннан бер авылның икенчесенә бүләк ясаганын ишеткәнегез бар идеме? Булмаса белегез: Баланлы авылы мәдәният йорты үзешчәннәре 7 март көнне Мари Бүләр авылына кунакка барды. Буш кул белән түгел, зур бүләк белән. Алар авыл клубында Рәзинә Сәетгәрәеваның “Онытырга хакыбыз юк” дип исемләнгән 5 пәрдәлек драмасын күрсәтте. Соңыннан Баланлы үзешчәннәре матур җырларын, биюләрен бүләк итте. Тамашачылар һәр чыгышны яратып кабул итте, көчле алкышларга күмде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев